Лаешта юл хәрәкәте кагыйдәләрен балалар белән генә кабатламыйлар
юл хәрәкәте иминлеге

Лаешта юл хәрәкәте кагыйдәләрен балалар белән генә кабатламыйлар

«Алтын көз» үзәге социаль педагогы көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән викторина үткәрде.

«Алтын көз» үзәге карамагындагылар юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре, светофорның һәм аның сигналларының билгеләнеше турындагы белемнәрен кабатладылар һәм ныгыттылар. Аннары алган белемнәрен Лаеш шәһәре урамнарында көндәлек тормышта кулланып карадылар.
Мондый дәресләр — юл хәрәкәте иминлеге һәм юл-транспорт травматизмын профилактикалау чаралары планының бер өлеше. «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә мондый чаралар даими үткәрелә.


Лаеш районы Алтын көз лаешта реклама имин юл

Нет комментариев