Лаешта таныклыксыз питбайк йөртүчене тоткарладылар
Юлда питбайк — уенчык түгел
2026 елның 2 апрелендә, якынча 22:20 сәгатьтә, Лаешның Маяковский урамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге ЮХИДИ экипажы питбайк — гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә рөхсәт ителмәгән спорт мототранспорты белән идарә итүче яшь кешене туктатты.
Лаешта яшәүче 2006 елгы шоферның машина йөртү таныклыгы булмаган. Таныклыксыз механик транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.7 маддәсе 1 өлеше буенча протокол төзелгән. Җәза рәвешендә 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф каралган.
Питбайк алынган һәм махсуслаштырылган сакланулы машина кую урынына (штрафстоянка) озатылган.
— Бу уенчык түгел. Бу — сәгатенә 60 чакрымга кадәр тизлек җыя ала торган мототранспорт. Җәяүлеләр, автомобильләр, светофорлар булган шәһәр урамында ул үлем куркынычы тудыра, — дип ассызыклады Лаеш эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Раил Исламов.
Рейд мототранспорт йөртүчеләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән масштаблы профилактика кампаниясенең бер өлеше булды. ЮХИДИ начальнигы сүзләренчә, мондый операцияләр даими рәвештә үткәреләчәк.
— Тиешле документлары булмаганда, питбайкларга, квадроциклларга, мини-скутерларга гомуми файдаланудагы юлларда урын юк. Алар ябык, махсуслаштырылган мәйданчыкларда — автодромнарда, койма белән алынган балалар паркларында, махсус бүлеп бирелгән зоналарда гына иркен йөри ала. Урамнарда бу — «җил куу» түгел, ә балалар, картлар һәм башка шоферларның гомере өчен куркыныч, — дип өстәде Раил Исламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев