Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Мәктәп кечкенә, ә юидчылылар эше зур

Лаешның 3 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе Бөтенроссия куркынычсызлык атнасына кушылды.

ЮИД «Юл күзәтчелеге» отряды әгъзалары үз мәктәпләренең иң кечкенә укучылары белән очраштылар. Юидчылар беренче сыйныф укучылары өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә» темасына мәгълүмат әзерләделәр.

Алар үзләре белән мәгънәсен барлык җәяүлеләр һәм велосипедчылар белергә тиеш булган юл билгеләре алып килгәннәр.

— Бу очрашу барышында беренче сыйныф укучылары юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, — дип аңлатма бирде ЮИД отряды җитәкчесе Валентина Кирпичникова. — Безгә мәктәп укучыларында алган белемнәрне көндәлек тормышта үзебез куллана белү сәләтен тәрбияләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮИД Лаеш районы