Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән
Бүген, 2025 елның 7 мартында, Комлы Ковал — Орел — Тарлашы автомобиль юлының 1 километрында юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүче бар.

Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча инспекторы Ринат Дәүләтшин шәрехли.

-LADA Granta автомобилен йөртүче, Комлы Ковал-Орел автоюлы ягыннан хәрәкәт иткәндә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган. Ул куркынычсыз тизлекне сайламаган, һава-метеорологик шартларны һәм юл өслегенең торышын исәпкә алмаган.

Нәтиҗәдә идарәне югалткан һәм кюветка киткән. Анда машина ауган. Машина йөртүче җәрәхәтләр алган, РКБ га госпитализацияләнгән.

Әлеге факт буенча машина йөртүчегә карата административ тикшерү кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев