Нармонка: яшүсмер кыз юл-транспорт һәлакәтеннән могҗиза белән котыла!
Кичә, 2025 елның 2 апрелендә, Лаеш районының Нармонка авылында дүртенче сыйныф укучысы чак кына машина астына эләкми калды.

Людмила Никифорова видеосы
Җәяүлеләр кичүенә кадәр аңа өч метр чамасы юл үтәсе калган иде. Ләкин ул вакытын әрәм итмәскә булды һәм, зебрага җитмичә, юлга борылды.
Шул ук вакытта, 10 яшьлек кыз машина юлында торган зур автомобиль артыннан чыккан.

Әлбәттә, бу вакытта барган машина йөртүчеләргә укучы кызны күрү авыр була: аны машина каплый.
Нәтиҗәдә Haval яшь җәяүлене бәрдерә яза. Руль артында утырган автомобильченең яшен тизлегендәге реакциясе генә баланың гомерен саклап кала: машина кызның курткасына чак кына тия. Күлмәк киеп туган...
Фото һәм видеоны Лаеш районы буенча ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Ринат Дәүләтшин тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев