Җәйге каникуллар якынлашу белән Лаеш районында юл хәрәкәте иминлегенә һәм балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга аерым игътибар бирелә.

Мәктәпләрдә балалар белән профилактик акцияләр һәм юл хәрәкәте иминлеге һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең ата-аналар белән очрашулары үткәрелә

Мәсәлән, Пәрәү урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» ДБУнең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина катнашында юл йөрү кагыйдәләренә һәм урамнарда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга багышланган ата-аналар җыелышы узды.
Ата — аналарга юл кичү кагыйдәләрен төгәл үтәү, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану һәм юл билгеләренә игътибарлы булуның мөһимлеген искә төшерделәр — бу балаларның иминлеген тәэмин итү өчен төп чаралар.

Квадроцикллар белән идарә итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде: машина йөртү таныклыгы булу һәм транспорт чараларын мәҗбүри теркәү зарурлыгы. Лаеш районы дәүләт автоинспекциясе барлык ата-аналарны һәм балаларны җәйге каникуллар юл-транспорт һәлакәтләреннән һәм җәрәхәтләрдән башка үтсен өчен игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыра.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү-сезнең балаларыгызның иминлеге нигезе!
Нет комментариев