Руль артында: тарихлар һәм тәҗрибә. Балалар һәм кызыл утта үтеп китүчеләр
Мин аеруча балалардан, бигрәк тә велосипедтагылардан куркам. Монда минем белән барлык машина йөртүчеләр дә килешер — алардан нәрсә көтәргә булганын беркайчан да белмисең.
«Руль артында: тарихлар һәм тәҗрибә» — бу юл хәрәкәтендә катнашучыларга: тәртип саклаучыларга да, профилактика эше алып баручыларга да һәм, әлбәттә, руль артындагыларга сүз бирелә торган бүлек. Бу — машина йөртүчеләрнең юл белән бәйле шәхси тарихлары.
Автор превьюсы. Видеоны Александр Карсалов тәкъдим итте.
Укыгыз, нәтиҗә ясагыз — үз тарихларыгыз, фото һәм видеоларыгыз белән бүлешергә оялмагыз. Бергәләп юлларны куркынычсызрак итәрбез.
Рубриканы «Автобабай» конкурсының зона этабы катнашучысы, тәҗрибәле шофер Александр Карсалов хикәяләре башлап җибәрә.
(Ахыры)
Алексеевское бистәсе урамы буйлап ашыкмыйча гына барам, чөнки алда — велосипедлы балалар. Һәм кинәт бер кыз бала велосипедта туры машина алдыннан юлны аркылы чыгып китә. Шундый хәл буласын алдан сизгәндәй, сак кына барган идем. Ә аларга — берни булмагандай...
Ә юлларда нинди генә тупас кагыйдә бозучылар юк... Менә Лаешта да еш күзәтәм. Автовокзал янындагы светофорда яшел утны көткәндә, арттан бер машина килеп чыга да кызыл утта «сыза».
Яисә киресенчә: светофорга якынлашасың, яшел ут яна. Һәм шул мизгелдә аркылы урамнан кызыл утка машина үтеп китә. Видеорегистраторда берничә шундый очракны саклап калдым.
Бу уңайдан ике анекдот искә төшерәм.
Таксида пассажир бара. Шофер кызыл утларга да карамыйча чаба. Пассажир: «Нишлисең син???». Шофер, аңа борылып, күзен кыса: «Мастер бара!». Кинәт чираттагы светофорда яшел ут яна, ә шофер тормозга баса. Пассажирның аптыравына җавап бирә: «Ә әгәр анда да мастер бара булса?».
Бер шофер танышлары аның белән йөрергә куркырлык итеп җилдерә торган булган. Барлык шелтәләргә ул: «Минем саклаучы фәрештәм (ангел-хранитель) бар!» — дип җавап биргән. Бервакыт ул машиналарны берәм-берәм узып, каядыр ашыга — машинада үзе генә. Кинәт аның җилкәсенә калтырап торган кул кагыла: «Зинһар, туктагыз, мин төшеп калам».
Шофер аптырап сорый:
— Син кем?
— Мин синең саклаучы фәрештәң.
Үз фикерләрегезне калдырыгыз. Тарихларыгызны Ватсап аша 8-962-55-14-888 номерына җибәрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев