Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Рулдә: тарихлар һәм тәҗрибә

Без даими рәвештә юллардагы хәлләрне яктыртабыз: рәсми затларның фикерләрен, юл-транспорт һәлакәтләре турындагы мәгълүматларны һәм куркыныч участоклар турында кисәтүләрне бастырабыз. Шул ук вакытта юлда көн саен төрле сынаулар белән очрашкан кешеләрнең истәлекләре статистика яки инструкцияләрдән дә гыйбрәтлерәк булырга мөмкин.

Без моны төзәтергә карар иттек. «Рулдә: тарихлар һәм тәҗрибә» — яңа рубрика. Биредә юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына — тәртип саклаучыларга да, профилактика эше алып баручыларга да һәм, әлбәттә, руль артындагыларга да сүз бирелә.
Рубриканы тәҗрибәле машина йөртүче, «Автобабай» конкурсының зона этабы катнашучысы Александр Карсаловның хикәяләре белән ачып җибәрәбез. Укыгыз, нәтиҗә ясагыз һәм үз тарихларыгыз, фото-видеоларыгыз белән бүлешергә оялмагыз. Бергәләп юлларны куркынычсызрак итәрбез.
Юлдагы хәлләр
Барлык машина йөртүчеләргә дә билгеле хакыйкатьләр бар: юлда машина төзек булырга, йөртүче — игътибарлы, ара (дистанция) — куркынычсыз булырга тиеш һ.б.
Ләкин күпләр бу кагыйдәләрне үзләренчә аңлый. Машина ничектер бара — димәк, төзек. Алдагы машинага елышып бармыйм — димәк, дистанция саклыйм. Пассажирлар белән яки телефоннан сөйләшеп игътибарым таралса ни булган — башкалар игътибарлырак булсын...
Мәсәлән, бервакыт җитәкче белән Казанга юл тоттык, ул рульдә иде. Шәһәргә кердек, тизлек 80 тирәсе, машиналар тулы. Ә ул, Юлий Цезарь кебек, берьюлы берничә эш эшли: руль белән идарә итә, телефоннан сөйләшә, тагын ниндидер кәгазьләр карап бара...
Юлда исә нәрсә дә булырга мөмкин. Күптән түгел оныгым игътибарын бер мизгелгә генә югалтып алды һәм алдагы машинаның кискен туктавын күрми калды. Ул юлдагы карны, юлга кинәт кенә солы тавыклары (куропатка) килеп чыгарга мөмкинлеген һәм дистанциянең мондый көтелмәгән хәлләр өчен җитәрлек түгеллеген исәпкә алмады. Нәтиҗә — машинаны ремонтлау, акча, вакыт һәм нервлар югалту.
Машина төзеклеге турында
90-нчы елларда минем «Москвич-412» машинам бар иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә карамастан, берникадәр вакыт тормозларның вакуум көчәйткече (вакуумный усилитель) эшләмәгән килеш йөрдем.
Ямашев буенча Компрессорный ягына барам, тизлек 60–70 км тирәседер. Сулдан бер машина узып китте дә, кинәт алдыма кереп, тизлеген киметте. Төгәл «подстава»! Тоткарланмыйча юлга карап баруым гына коткарды. Курыкканнан аяк тормозга шундый басты — машина шуып кына китте (вакуумсыз бит әле!). Нәрсә булганын аңларга да өлгермәдем. Алдаучылар исә, эшләре барып чыкмаганын күргәч, тизлекне арттырып качтылар.
Җәяүлеләр
Бервакыт велосипедта барганда җәяүле белән бәрелештек. Көчле булды: җәяүле егылып, көчкә тын алды, ә велосипедның алгы тәгәрмәче яраксыз хәлгә килде.
Бу Аракчинода иде. Газ баллонын рюкзакка салып, Юдинодагы станциягә барырга кирәк иде. Урам буш, бер хатын-кыз каршыга килә. Без тигезләшкән мизгелдә, аның киң артында яшеренеп барган ир-ат, аны узып, туры минем алдыма килеп чыкты.
Мораль: әгәр беркемне дә күрмисез икән, бу анда беркем юк дигән сүз түгел.
Дәвамы бар. Үз реакцияләрегезне калдырыгыз. Тарихларыгызны Ватсап аша 8-962-55-14-888 номерына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев