Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Шофер юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан

2023 елның 27 ноябрендә, Комлы Ковал-Орел автоюлының 1 километрында — ГАЗель автомобилендә билгесез шофер янәшәдәге территориядән чыкканда төп юл буенча хәрәкәт иткән Chery Tiggo автомобиленә юл бирми.

Әлеге вакыйга турында Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Марат Шиһапов хәбәр итте.

«ГАЗель» автомобилен йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. Chery Tiggo салонында 10 яшьлек кыз булган. Юл-транспорт һәлакәтендә ул йөзенә җәрәхәтләр ала. Бала куркынычсызлык каешларын бәйләгән була. 

Chery Tiggo шоферы «ГАЗель» белән бәрелешүдән качам дип LADA Samara автомобиле белән бәрелешә.

Административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юл хәрәкәте кагыйдәләре юл-транспорт һәлакәте