Көчле кар яву һәм күрү мөмкинлеге начар булу аркасында республикада автобуслар һәм йөк машиналарының хәрәкәте берничә маршрут буенча вакытлыча чикләнгән.
Чикләүләр түбәндәге юнәлешләргә кагылды:
• Казан-Ырынбур (79-249 км участоклар);
• Чистай-Түбән Кама;
• Алексеевск — Әлмәт.
Һава шартлары нормальләшкәнче хәрәкәт чикләнәчәк. Бу маршрутлар буенча сәфәрләрне планлаштыручы машина йөртүчеләр һәм пассажирлар — килеп туган вәзгыятьне исәпкә алыгыз!
Нет комментариев