Татарстанда кушымта аша юл кагыйдәләрен бозуны теркәгән өчен түлиләр
Татарстанда «Халык инспекторы» кушымтасы аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәгән өчен акчалата бүләкләү программасы эшли.
Автор превьюсы.
«Халык инспекторы» (ГИС «Народный инспектор») мобиль кушымтасы ярдәмендә юл кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуда катнашырга һәм моның өчен акчалата бүләк алырга мөмкин. Кушымта төрле кагыйдә бозуларны теркәргә мөмкинлек бирә, аларның бер өлеше өчен түләүләр каралган.
Хәзерге вакытта кушымтада кагыйдә бозуларның 18 категориясе бар, шуларның алтысы буенча дәртләндерү каралган.
Акчалата бүләк бирелә торган кагыйдә бозулар:
Светофорның кызыл сигналына үтеп китү;
«Стоп» сызыгын узу;
Җәяүлеләр хәрәкәтенә тоткарлык ясау;
Каршы як полосага чыгу;
Каешны эләктермәү;
Машина белән идарә иткәндә телефон куллану.
Истә тотыгыз: машина йөрткәндә мобиль кушымта куллану тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә сәбәпче булырга мөмкин. Руль артында телефоннан файдаланган өчен 1 500 сум штраф каралган.
«Халык инспекторы» ничек эшли?
Кагыйдә бозуны телефонга видеога төшерегез.
Кушымтада гариза тутырыгыз — система координаталарны автомат рәвештә билгеләячәк.
Бүләк алу өчен мәгълүматларны кертегез.
Тикшерүдән соң гариза Дәүләт автоинспекциясенә җибәрелә.
«Халык инспекторы» кушымтасын RuStore, Google Play һәм App Store кибетләреннән күчереп алырга була. 2014 елдан башлап аны 327 меңнән артык тапкыр урнаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев