Татарстанда шәхси мобильлек чаралары кулланучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта
юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда шәхси мобильлек чаралары кулланучылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта

Узган 9 айда Татарстанда шәхси мобильлек чараларын кулланучылар катнашында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 36 кеше яраланган.

Быел юл-транспорт һәлакәтләре узган елгыдан 17гә күбрәк булган, ә зыян күрүчеләр саны 18 кешегә арткан. Мондый мәгълүматларны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы китерә.

— Хөрмәтле гражданнар! Исегездә тотыгыз, юлдагы куркынычсызлык өчен юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да җаваплы: шәхси мобильлек чаралары кулланган автотранспорт йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, — дип мөрәҗәгать итә Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Марат Шиһапов. — Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәркем өчен мәҗбүри!


Лаеш районы юл-транспорт һәлакәтләре

Нет комментариев