«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре: бер сәгать эчендә 16 хокук бозу
юл хәрәкәте иминлеге

«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре: бер сәгать эчендә 16 хокук бозу

Усад авылында узган «Тоннель» оператив-профилактика чарасы барышында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре бер сәгать эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 16 очрагын ачыклаган.

Аерым игътибар пассажирлар куркынычсызлыгына бирелде: балаларны махсус тоту җайланмаларыннан башка ташуның биш очрагы һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәүгә бәйле ун хокук бозу теркәлде.

Моннан тыш, исерек шофер — Столбище авылында яшәүче 1986 елгы ир-ат туктатылган. Ул Габдулла Тукай урамында Kia Sorento автомобиле белән идарә иткән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре РФ КоАПның 12.8 статьясы 1 нче өлеше буенча протокол төзегәннәр.

Тикшерү нәтиҗәсендә сулыш һавасында алкоголь күләме 0,215 мг/л булуы ачыкланган. Эш материаллары алга таба карау өчен Лаеш районы Мировой судына тапшырылган.


«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре: бер сәгать эчендә 16 хокук бозу

Нет комментариев