Toyota Camry йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында кюветка эләккән
2025 елның 26 февралендә, Урта Девятово-Татар Янтыгы автомобиль юлының 4 чакрымында юл йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында авария булган.

Toyota Camry автомобилен йөртүче Татар Янтыгы ягыннан хәрәкәт иткәндә РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган. Ул куркынычсыз тизлекне сайламый, һава шартларын һәм юл өслегенең торышын исәпкә алмый. Нәтиҗәдә машина йөртүче идарәне югалта һәм кюветка китә.

Имгәнү белән ул РКБга госпитализацияләнә. Әлеге факт буенча машина йөртүчегә карата административ тикшерү кузгатылган.

— Үзегезне саклагыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез! — дип мөрәҗәгать итә машина йөртүчеләргә Лаеш Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Ринат Дәүләтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев