Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
юл хәрәкәте иминлеге

Уен аша юл кагыйдәләрен өйрәнделәр

Лаешның экстрим-паркында узган гаилә бәйрәме турында Мәктәптән тыш эшләр үзәге (ЦВР) директоры Марина Шастина сөйли.


— Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Әти, әни, мин — бердәм гаилә» дигән традицион уен программасы бик күңелле узды, — ди Марина. — Без чын гаилә фестивале атмосферасын тудырырга тырыштык.Чараны оештыруда шәһәрнең җирле иҗтимагый үзидарәләре (ТОС), «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе, шулай ук район администрациясенең яшьләр, спорт һәм мәдәният бүлекләре зур ярдәм күрсәтте. Уртак тырышлык белән бәйрәм кызыклы һәм куркынычсыз үтте.Программа бик бай иде: гаиләләр спорт эстафеталарында көч сынашты, юл кагыйдәләре буенча викторинада катнашты һәм бәхетле гаилә портретын ясады. Бәйрәм «С песней по жизни» вокал триосы чыгышы һәм күңелле бию флешмобы белән тәмамланды.— Югары дәрәҗәдә узган ярышларда, һәрвакыттагыча, ДУСЛЫК җиңде, — дип нәтиҗә ясады директор. — Катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмгә килгән һәр гаиләгә активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Традицияне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уен аша юл кагыйдәләрен өйрәнделәр