Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
юл хәрәкәте иминлеге

Усадыга керү алдыннан җәяүле трактор астына эләгә

Бүген, 2023 елның 27 ноябрендә , иртә таңнан Усадыга керү юлында Казан-Оренбург — Матюшино трассасының 1 километрында -. трактор кешене бәрдерә.

Кара куртка кигән хатын юл кырыеннан барган. Аның киемнәрендә чагылыш элементлары булмаган. Ул машиналарның аны бәрдерә алуына әһәмият бирми: таң атканда, каршы килгән автомобильләр уты яктысында һәм юеш асфальтта ул бөтенләй күренми.

Ашыгыч ярдәм авыр хәлдә зыян күргән кешене медицина учреждениесенә алып китә. 

— Хөрмәтле җәяүлеләр! Шуны онытмагыз: караңгы вакытта торак пунктлардан читтә юлның йөрү өлешендә җәяүленең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш! Без исә киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны торак пунктларында йөргәндә дә булдырырга киңәш итәбез, — дип мөрәҗәгать итте юл хәрәкәтендә катнашучыларга Лаеш Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ идарәсе башлыгы Марат Шиһапов. — Яктылык кайтаручы элементлар автотранспорт йөртүчеләргә сезне юлда вакытта күрергә мөмкинлек бирәчәк. Үзегезне саклагыз, куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы юл-транспорт һәлакәте «Юл хәрәкәте иминлеге»