Үз таләпләрен балалар плакатларга язган
Лаеш ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Ләйсәнә Шәфигуллина, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Алексей Басов Пәрәү авылы юидчылары белән берлектә «Яратсаң-эләктер!» акциясе үткәрделәр.
ЮИД отряд җитәкчесе Ләйсән Шаһитова укучыларга кечкенә пассажирларны эләктерергә өндәгән плакатлар ясап авыл урамнарына чыгарга һәм халыкны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәргә тәкъдим итте, бигрәк тә балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләренә кагылган өлешендә.
Плакатларның бер өлеше җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде. Юидчылар аларны элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
— Акциядә катнашучы балалар юл йөрү кагыйдәләренең тормыш кагыйдәләре булуын аңлыйлар, — дип шәрехләде Ләйсәнә Шәфигуллина. — Юидчылар чираттагы тапкыр балаларга да, өлкәннәргә дә өске киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булуның мөһимлеген искә төшерделәр. Салкын һәм җилле һава торышына карамастан, юидчылар акцияне уздырудан баш тартмады. Бу аларның юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауда үзләренең мөһим ролен яхшы аңлауларын ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев