Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Чит ил машинасының Лаеш урамнарына чыгуы күңелсез тәмамланды

2025 елның 26 мартында 21:15 сәгатьтә район үзәгенең Коммуналь урамында ЮХИДИ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы Ринат Дәүләтшин документларны тикшерү өчен машинаны туктата.

Ринат Дәүләтшин шәрехли:
Hyundai i40 руле артында автоледи булып чыкты. Бу, әлбәттә, сирәк хәл түгел. Ләкин аның машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, укуны узмыйча гына автомобиль руленә утыруы гаҗәпләндерде.

Шуңа күрә мин автоледины транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында карар кабул иттем һәм РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзедем. 
Ә транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага куелган.

Белешмә өчен: транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган машина йөртү (өйрәнүдән тыш) биш мең сумнан унбиш мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чит ил машинасының Лаеш урамнарына чыгуы күңелсез тәмамланды