Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Фликерларны үз кулларың белән ясау буенча Ташкирмән мәктәбендә мастер-класс үткәрелде

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә бәйле.

Фото авторы Светлана Сержанова

Күптән түгел генә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне узды. Ләкин бу безгә юлларда көткән куркынычлар турында сөйләргә кирәкми дигән сүз түгел.

Ташкирмән мәктәбенең ЮИД отряды юнкорлары — алтынчы сыйныф укучылары Полина Бурова һәм Полина Шумова редакциягә ЮНКОРларның Лаеш районындагы юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина белән берлектә үткәргән чаралары турында яздылар.

Бүген без кече сыйныфлар белән аварияләр турында сөйләштек. Безгә бәхетсезлек очраклары һәм аварияләр машина йөртүченең дә, җәяүленең дә игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга дип сөйләделәр. Юлны ничек кичәргә һәм автомобиль салонында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген, куркынычсызлык каешын һичшиксез кулланырга кирәклеген искәрттеләр. Аннары алтынчы сыйныф укучылары-юидовчылар чыгыш ясады. 

Мастер-класс кызыклы үтте: яктылыкны кире кайтара торган брелокларны үз кулларыбыз белән ясадык. Балалар өчен яктылык кайтаргычлар хәзер актуаль, чөнки кыш килә, иртә караңгы төшә.
Сүзен йомгаклап, Гөлшат Айрат кызы Зәйнуллина чыгыш ясады. Ул Лаеш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләде.

— Өлкәннәр кечкенә балалар өчен кыйммәтле бүләкләр — скутерлар һәм башка индивидуаль мобильлек чаралары сатып ала. Ләкин моның нәрсә белән бетергә мөмкин булуын бөтенләй уйламыйлар, — диде Гөлшат Зәйнуллина, ачынып. 

Чара ахырында Гөлшат Айрат кызы яктылыкны кире кайтара торган беләзекләр калдырды.

Чара укучылар өчен бик файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фликерларны үз кулларың белән ясау буенча Ташкирмән мәктәбендә мастер-класс үткәрелде