Юл хәрәкәте иминлеге
Татарстанда өч боз кичүе ачылачак

Бүген «Зеленодольск — Түбән Карамалы» боз юлы ачылачак.
Фото: https://t me/tatmediaofficial/118008
Инспекторлар тиешле документларны һәм бозның калынлыгын тикшерәчәкләр. Яну белән һәм автотехниканың су астына китүе белән бәйле юл-транспорт һәлакәте вакытында ярдәм күрсәтү буенча өйрәнүләр мәҗбүри тәртиптә узачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, шул ук процедуралар Мамадыш районында «Соколки-Новозакамский» боз кичүен ачканда да башкарылачак.
Ә Алабуга районында «Покровское-Красный Ключ» кичүен ачу ял көннәрендә планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев