Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Кече Елга мәктәбенә ДАИ хезмәткәре килде

Лаеш Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Ринат Дәүләтшин Кече Елга мәктәбе укучылары белән очрашты.

Ринат Рөстәм улы балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау темасына әңгәмә үткәрде. 
Ул балаларны тотып торучы җайланмаларны һәм куркынычсызлык каешларын куллануның бик мөһим булуына игътибар итте. 

Балаларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар турында видеороликлар күрсәттеләр. Ринат Дәүләтшин автоюл янында чаңгы, тюбинг, ватрушка һәм чанада шууның куркыныч булуын искәртте.

— Балалар белән юлда — мәктәптә дә, өйдә дә үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында ешрак сөйләшергә кирәк, — дип саный Ринат Дәүләтшин. — Без, өлкәннәр, юллардагы фаҗигаләрне кисәтергә тиешбез. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләшергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Елга мәктәбенә ДАИ хезмәткәре килде