Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Кыз машинага бәйләп куелган тюбингта шуганда һәлак була.

112 телефонына Казанда яшәүче 20 яшьлек кызның үлеме турында хәбәр килгән. Ул янәсе таудан тюбингта шуган, койма баганасына килеп бәрелгән һәм алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әмма Казанның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен фаҗига урынында кан эзләре булмау сагайтты. Аларны кызның үлеме фаразланган урыннан бер километр чамасы ераклыкта тапканнар.
Полиция хезмәткәрләре йортларның берсендә урнаштырылган видеокамера язмаларын караган. Һәм кыз тюбингта таудан түгел, ә автомобильнең артына бәйләп барганлыгы ачыкланды. 
Машина йөртүченең шәхесе ачыкланган. Бу һәлак булучының 22 яшьлек дус кызы. Ул үз гаебен тулысынча таныды, аңа карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланды.
Юл- транспорт һәлакәте факты буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264 маддәсенең 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган — «Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру белән бергә кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу».

Видеоны Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыз машинага бәйләп куелган тюбингта шуганда һәлак була.