Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Лаеш районында иген уру машиналарының уңыш җыюга әзерлеге буенча конкурс узды

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек (Гостехнадзор) идарәсенең Лаеш районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Гәрәев соңгы атнада уздырылган чаралар турында хәбәр итте.

   Шулай ук Лаеш техник-икътисад техникумында А1, С, D категорияләре буенча тракторист-машинист таныклыгы алу өчен имтихан оештырылды. Гариза биргән 19 курсантның бишесе теоретик имтиханны бирә алмады. Ике курсант гамәли (практик) имтиханны уза алмады. Имтихан бирә алмаучылар өчен кабатлау сынавы җиде көннән дә иртәрәк булмаган вакытта билгеләнәчәк. Сынауларны Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча инспекторы Линар Гыймаев белән берлектә кабул иттеләр. 

Курсантлар белән үзйөрешле техниканы кулланганда техник куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча әңгәмә үткәрелде. 

Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек (Гостехнадзор) идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында иген уру машиналарының уңыш җыюга әзерлеге буенча конкурс узды