Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Юлда иминлек

Лаешта «Бала-төп пассажир» акциясе үткәрелде

Бүген, 2024 елның 20 декабрендә, Дәүләт автоинспекциясе һәм «БДД» ДБУ хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче урта мәктәбенең «Светофорики» ЮИД отряды белән «Бала — төп пассажир» Яңа ел алды акциясе уздырдылар.

«БДД» ДБУ әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина шәрехли:

— Акциядә балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты. Юидчылар өлкәннәрне балаларны креслоларда йөртергә өндәделәр һәм балаларга китаплар һәм буклетлар тапшырдылар. 

Өлкән җәяүлеләр дә игътибарсыз калмады -аларны яктылыкны кире кайтара торган элемент рәвешендәге сюрприз көтте.

Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз. 

Исегезгә төшерәбез, 23 декабрьдән «Кышкы каникуллар» профилактик чарасы старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта «Бала-төп пассажир» акциясе үткәрелде