Питбайк сезнең балагызның язмышын сындырырга мөмкин
— Әти-әниләр! Уйланыгыз! Питбайк — зарарсыз уен түгел, ә сезнең балаларыгыз өчен җитди куркыныч чыганагы ул! — дип чакыра әти-әниләрне Лаеш районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе башлыгы Азат Нурмөхәммәтов.

Без фаҗигале нәтиҗәләрне күрәбез: яшь узышчыларның сынык язмышларын, өметләрнең сүнүен һәм бәхетсез гаиләләрне. Без йокысыз төннәрен паралич суккан балалары янында үткәргән аналарны күрәбез. Без бу «уенчыкны » сатып алуда гаеп хисе кичерүче әтиләрне күрәбез.
Читтә калмагыз! Балаларыгызга ике тәгәрмәчле тәвәккәллек бирмәгез! Исегездә тотыгыз: бер уйланылмаган карар гына киләчәкне сызып ташларга мөмкин. Бер ялгыш маневр — һәм сезнең балагыз реанимациягә эләгергә мөмкин, ә сез — җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.
— Без матәм кысаларында балаларның йөзләрен күрергә теләмибез, балалар газап чигә торган коточкыч аварияләр булган урыннарга барырга теләмибез... Туктагыз! Күңелсез перспективалар турында уйлагыз! — дип чакыра Лаеш
Эчке эшләр бүлегенең ДАИ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәдиф Закиров. — Балаларыгызга питбайклар сатып алудан тыелыгыз! Бу яшәү һәм үлем мәсьәләсе!
Язгы каникуллар уңыш, шатлык, ял, аралашу вакыты булсын. Алар балалар хәтерендә яхшы истәлекләр генә калдырсын. Ә бу күбесенчә сездән тора, ата-аналар.
ТР ЮХИДИ һәм БРКХ бергәләп питбайкларда йөрүнең нәтиҗәләре турында видеоролик чыгарды. Узган елгы басмага карамастан, материал актуаль һәм мөһим булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев