Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан
Агымдагы елның беренче алты аенда республикада балигъ булмаганнар катнашында 211 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән — 6 бала һәлак булган, 227се җәрәхәтләнгән.

Аварияләрнең яртысы диярлек җәяүле балалар белән бәйле. 20% очракта балаларның саксызлыгы сәбәп була: алар юлга чыгып йөгерәләр, як-ягына карамыйлар яки светофорның тыю сигналына күчәләр.
Видеоязмаларда — балаларның гамьсезлеге фаҗигале нәтиҗәләргә китергән реаль очраклар.
Ата-аналарны һәм машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакырабыз һәм балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтергә кирәклеген искә төшерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев