Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Көн темасы

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

«Кама ягы» газетасы сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлый!

1 сентябрь — һәркайсыбыз өчен дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм. Мәктәп елларында һәр баланың киләчәгенә, шәхес буларак калыплашуына нигез салына.

Бу көн нәни беренче сыйныф укучылары өчен аеруча истәлекле. Нәни дусларыбызга уку юлында зур уңышлар һәм кызыклы ачышлар телибез!

Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына алда торган имтиханнарны уңышлы башкарып, үз максатларына ирешергә зур ихтыяр көче телибез.

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең фидакарь хезмәтегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез. Яңа уку елы сезгә тик сөенечләр һәм иҗади илһам алып килсен.

Ата-аналарга исә ныклы сабырлык, балаларының уңышларына карап горурлану хисләре һәм гаилә җылылыгы телибез.

Яңа уку елы уңышлы, имин һәм иҗади казанышларга бай булсын! Бәйрәм белән!

Ихтирам белән, «Кама ягы» газетасы .


Нет комментариев