Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районында «Рыбе быть — балык булсын» акциясе узды

Акциядә катнашучылар аэрация үткәрделәр һәм меңләгән чокыр борауладылар. Хәзер балыклар сулый алачак һәм кыш көне исән калачак. Республика сулыкларында акция боз торышы беткәнче дәвам итәчәк.

Татарстанда Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылган «Рыбе быть — балык булсын» акциясе узды. Аның максаты балыкларга, сулыклар боз белән капланганда, кислород җитмәгәндә, кышны үткәрергә ярдәм итү иде.
Чара төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә узды. Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, район балык заводы хезмәткәрләре, балык тоту кардәшлеге вәкилләре һәм балык тотарга яратучылар бергәләшеп балыкларга кышларга ярдәм иттеләр.
Акция кысаларында катнашучылар чокырлар борауладылар һәм аларга камыш көлтәләре салдылар. ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы буенча районара бүлеге башлыгы Илнур Вәлиуллин аңлатканча, камыш табигый насос кебек эшли: балыкларны кислород ачлыгыннан коткарып, сабаклар аша боз астына кислород керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «Рыбе быть — балык булсын» акциясе узды