2025 елда Лаеш районында коррупциягә каршы эш йомгаклары
Лаешта коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды, анда 2025 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чара район башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Валерий Медведев рәислегендә узды.
Утырышта контроль-хисап палатасының бюджет акчаларын максатчан куллану буенча эш нәтиҗәләре, норматив актларның коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләре, шулай ук эчке финанс контроле һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча хисаплар каралды.
2025-2027 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның үтәлешенә аерым игътибар бирелде.
Комиссия әгъзалары элек кабул ителгән карарларның үтәлешен анализладылар һәм 2026 елга эш планын расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев