500 сум 5000 сумга ничек әйләнде
Буада суд Чуваш Республикасының 35 яшьлек кешесенә хөкем карары чыгарды, аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрен сатып алырга тырышуда гаепле дип тапты.

Буа шәһәр прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.
Инцидент 2025 елның 5 февралендә Буа районында «Казан — Ульяновск» автомобиль юлында була. Ярымприцеплы DAF автомобиле белән идарә итүче ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Машина төзек булмаган тахограф белән барган. Административ җәзадан качарга теләп, машина йөртүче инспекторга 500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Полиция хезмәткәре ришвәттән баш тарткан һәм законга каршы гамәлләрне туктаткан.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Нәтиҗәдә, суд аңа биш мең сум күләмендә штраф билгеләде, ул дәүләт кеременә түләнергә тиеш.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Чыганак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев