Мошенниклар гражданнарны алдау өчен яңа купюралар кертүдән файдалана
Иске валютаны яңасына алыштыру тәкъдименә бирешмәгез: моның артында мошенниклар яшеренергә мөмкин.

2024 елның октябреннән декабренә кадәр Татарстанның банк секторында 32 ялган сум купюрасы табылган. Бу узган квартал белән чагыштырганда бераз кимрәк. Ешрак 5000 сум номинацияле (20 данә) ялган купюралар очрый. Тагын 1000 сумлык 9 ялган купюра һәм 500 һәм 100 сумлык берәр купюра, шулай ук биш сумлык бер ялган тәңкә табылган.
Татарстанга Россия Банкының 5000 сумлык модернизацияләнгән банкноталары килә башлый.
Мошенниклыкның яңа схемаларын уйлап тапкан җинаятьчеләр моннан файдалана. Мәсәлән, гадәти купюраларны яңа версияләргә алыштырырга яки аларның дөреслеген тикшерергә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта «тикшерү» өчен сезгә алар тәкъдим иткән сылтама буенча мобиль кушымтаны күчереп алырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Моны эшләп, сез җинаятьчеләргә шәхси мәгълүматларга, банк һәм башка сервисларга керү мөмкинлеге бирерсез.
Уяу булыгыз! Сезгә кемдер яңартылган купюраларга күчәргә яки аларны верификацияләү өчен кушымта урнаштырырга тәкъдим итәме? Моның мошенниклык билгесе булуын белегез.
Иске купюраларны яңа үрнәк версиясенә ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәкми. 1997 елда чыгарылган акчалар һәм аларның алдагы модификацияләре банкноталарның яңа чыгарылышы белән беррәттән законлы түләү чарасы сыйфатында гамәлдә булуын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев