Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Коррупциягә каршы

Татарстан: 1400 коррупция җинаяте һәм 700 миллион сумлык ришвәт

Узган елда Татарстан Республикасында ачыкланган ришвәтләрнең гомуми суммасы 700 миллион сумнан арткан.

Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов белдерде.
Аның мәгълүматларына караганда, коррупция җинаятьләренә каршы көрәш бүлекчә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. 2025 елда республикада 1400дән артык коррупция факты теркәлгән.
Ришвәтчелек очраклары иң киң таралган формага әйләнгән — меңнән артык җинаять, аларның 300гә якыны зур яки аеруча зур күләмдә кылынган дип санала.
Ачыкланган җинаятьләрнең гомуми саныннан:
— 164 очрак — ришвәт алу;
— 429 очрак — ришвәт бирү;
— 303 очрак — коррупция килешүләрендә арадашчылык итү;
— 200гә якын очрак — кече күләмдәге ришвәтчелек эпизодлары.
Бер ришвәтнең уртача күләме 676 мең сум тәшкил иткән. Хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган законсыз акчалата түләүләрнең гомуми күләме 700 миллион сумнан арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев