Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Коррупциягә каршы

Татарстанда ел эчендә оборона-сәнәгать комплексы белән бәйле 24 җинаять ачыкланган.

Уткән елда Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан оборона-сәнәгать комплексы (ОСК) өлкәсендәге кагыйдә бозулар буенча 24 җинаять эше ачыкланган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов сүзләренчә, дәүләт оборона заказы акчаларының максатлы кулланылуын тәэмин итү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау эшнең өстенлекле юнәлешләре булып кала.

Җинаятьләр Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә урнашкан алты предприятиедә теркәлгән.
Иң зур очракларның берсе — дәүләт оборона заказы кысаларында җиһазлар һәм техник эшләнмәләр сатып алу өчен билгеләнгән 65 миллион сумнан артык акчаны урлау. Әлеге эш буенча җинаять эзәрлекләве кысаларында тикшерү алып барыла.
Мондый кагыйдә бозуларны ачыклау һәм аларга чик кую буенча эш дәвам итә. Стратегик мөһим тармакларда финанслауның ачыклыгын һәм кануннарның үтәлешен тикшерүгә аерым игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев