Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Коррупциягә каршы

Татарстанда икътисади җинаятьләрдән килгән 15 миллиард сумнан артык зыян кайтарылган

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат конференциясендә Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов 2025 елгы эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Үткән ел йомгаклары буенча, Татарстан хокук саклау органнары икътисади җинаятьләр нәтиҗәсендә урланган 15 миллиард сумнан артык акчаны кайтаруны тәэмин итте.
Усманов сүзләренчә, икътисади өлкәдәге җинаятьләргә һәм коррупциягә каршы тору ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып кала. Бу эш Прокуратура, Тикшерү комитеты, ФСБ һәм башка структуралар белән берлектә алып барыла.
2025 елда республика территориясендә барлыгы 2418 икътисади җинаять теркәлгән. Шуларның 1700-е авыр һәм аеруча авыр категориягә керә. Оператив эш барышында зур һәм аеруча зур күләмдә кылынган 747 гамәлгә чик куелган. Нәкъ менә шушы эш нәтиҗәсендә 15 миллиард сумлык зыян капланган.
«Икътисади җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәш — безнең эшнең төп векторларының берсе, — дип билгеләп үтте Рафаэль Усманов. — Без хокук саклаучылар буларак кына түгел, республиканың икътисади тотрыклылыгын саклаучылар буларак та эш итәбез. Кайтарылган һәр сум — ул бизнес, бюджет һәм гражданнар өчен торгызылган гаделлек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев