Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Коррупциягә каршы

Татарстанда коррупция: Лаеш районы халкы ни уйлый?

Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты инициативасы белән республикада коррупция буенча социологик тикшеренү нәтиҗәләренә багышланган «түгәрәк өстәл» узды.

Автор превьюсы.
Лаеш районында бу юнәлештә нинди эш алып барыла, сораштырулар нәрсә күрсәтә һәм халык үзе нинди чараларны нәтиҗәле дип саный — бу хакта Лаеш районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Наталья Лицова сөйләде.
Ышаныч арта, әмма проблемалар кала
2005 елдан башлап Лаеш районында халыкның коррупция дәрәҗәсен ничек бәяләвен аңлау өчен даими рәвештә сораштырулар һәм анкета тутырулар үткәрелә.
Быел сораштыруда төрле социаль төркемнәрдән 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге 500дән артык кеше катнашты.
Респондентларның җавапларын эшкәрткәннән соң ясалган төп нәтиҗә: хакимияткә карата ышаныч арта. Сораштыруда катнашучыларның 72%ы хакимият органнарына ышана, ә 84%ы коррупция фактлары турында хәбәр итәргә әзер. Шул ук вакытта 68%ы кагыйдә бозулар белән очрашканда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белә.
Сораштырылучыларның күпчелеге (65%) районда ришвәтчелекне сирәк күренеш дип саный, ә 45%ы соңгы ике елда коррупция дәрәҗәсе кимүен билгеләп үтә.
Алар өчен коррупция турында төп мәгълүмат чыганаклары: ММЧ (35%), хокук саклау органнары (32%), туганнары һәм танышлары (25%), хакимият белдерүләре (8%).
Коррупциянең төп сәбәпләре:
• Чиновниклар өстеннән контроль йомшак булу (45%)
• Карарларны берүзең генә кабул итү мөмкинлеге (35%)
• Түбән эш хакы (15%)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев