Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Коррупциягә каршы

Татарстанда «Роскадастр» ның элеккеге директоры 839 мең сумлык премияләрне үзләштерүдә гаепләнә

Татарстан Республикасы Прокуратурасы «Роскадастр»ның ТР буенча филиалы элеккеге директоры Илнур Хисматуллин һәм аның урынбасары Айназ Вафинга карата гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Күзәтү органының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аларга хезмәткәрләрнең премия түләүләрен үзләштерү буенча гаеп белдерелгән. Тикшерү ачыклаганча, 2024 елның октябреннән 2025 елның мартына кадәр Хисматуллин, акча урлауны премия түләүләре астында яшереп, 839 мең сум акчаны үзләштергән. Вафин исә, җинаятьтәш буларак, бу схеманы тормышка ашыруда ярдәм иткән.
Ике шикләнелүче дә үз гаепләрен тулысынча таныдылар һәм китерелгән зыянны үз ирекләре белән капладылар. Җинаять эше Казанның Идел буе район судына карау өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев