Түбән Кама суды Кама Аланының элеккеге башлыгын ришвәт өчен хөкем итте
Түбән Кама шәһәр суды Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогының элеккеге башлыгы Ринат Сәлахетдиновка хөкем карары чыгарды.
Ул «Безнең йорт Кама Аланы» ҖЧҖ җитәкчесеннән арадашчы аша 108 мең сум ришвәт алуда гаепле дип табылган. Ришвәт гомуми юл куючанлык, химаячелек һәм документлар һәм контрактлар рәсмиләштерүдә ярдәм итү өчен бирелгән.
Суд Сәлахетдиновка шул ук срокка сынау срогы белән 5 ел шартлы ирегеннән мәхрүм итү, 324 мең сум штраф, шулай ук дәүләт вазифаларында һәм җирле үзидарә структураларында 2 елга эшләүне тыю билгеләде. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев