Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2023 елның 31 мартында Бөек Ватан сугышында катнашашучыга 101 яшь тулды

Габдрахман Сафин 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугыш чорында намуслы хезмәте өчен медальләр, эш урыныннан күп санлы грамоталар, юбилей медальләре белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Сафин Габдрахман Әхмәтсафа улы 1922 елның 31 мартында Татарстан АССРның Арча районы Симетбаш авылында туган. Хәзер Рождествено җирлегендәге “Раздолье” коттедж поселогында яши.

2023 елның 31 мартында ветеранны 101 яшьлек юбилее белән Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Солягин, районның хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу котладылар. Барысы да туган көнен билгеләп үтүчегә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.

Габдрахман Сафинның килене Гүзәл “Кама ягы” белән аларның гаиләсе зур һәм тату булуын уртаклашты. Ветеранның биш баласы бар: дүрт малай һәм бер кыз. Ун онык һәм унике оныкчык. Иң кечкенә оныгына 25 апрельдә бер яшь тулды.  Яраткан әти һәм бабай туганнары һәм якыннарының һәрвакыт игътибарында һәм кайгыртуында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Габдрахман Сафин 101 яшь