Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

2025 елда Лаеш районында беренче булып Максим исемле малай дөньяга килгән.

Лаеш шәһәренең Никахлашу сараенда 2025 елда беренче тапкыр бала туу турында таныклык тапшырылды.

Лаеш районында шатлыклы вакыйга — 2025 елда беренче бала Мельниковлар гаиләсендә туган. Максим дип аталган сөйкемле сабый 4 гыйнварда дөньяга килгән.

Бәхетле әти-әнинең инде алты яшьлек олы кызы Дарина бар.

Лаеш муниципаль районының ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Локманова Александр һәм Дарьяны район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән котлады:

«Өегез һәрвакыт шатлык һәм мәхәббәт белән тулсын, ә балалар бәхетле һәм сәламәт булып үссен. Сезне шушы мөһим вакыйга белән котлыйм!»

Узган ел Лаеш районында ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча 124 бала туган һәм 140 никах теркәлгән.

Максимның тууы гаилә өчен генә түгел, бөтен Лаеш районы өчен дә куанычлы вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2025 елда Лаеш районында беренче булып Максим исемле малай дөньяга килгән.