Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әниләр көне белән!

Лаеш районында яшәүче кадерле хатын-кызлар, сезне чын күңелдән иң матур һәм күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең һәркайсыбыз өчен мөһим. 
Гомернең беренче көннәреннән үк әни – безнең төп терәк һәм таяныч. Бала беренче адымнарын әнисе кулына тотынып ясый, аның ярдәме белән беренче сабаклар ала һәм әйләнә-тирә дөньяны таный. Олы тормышка аяк баскач та әни яратуы безне җылыта һәм бар кыенлыкларны җиңәргә булыша, яхшылыкка өйрәтә һәм уңышка ирешү теләге уята. Ана булу – бөек хезмәт, зур җаваплылык һәм фидакарьлек таләп итә. Безнең яктан сезнең эш өчен рәхмәтебез – әниләребез тормышын уңайлырак һәм шатлыклы итү өчен шартлар тудыру. Нәкъ менә шуңа күрә Лаеш районында аналар һәм балаларга ярдәм итү өстенлекле бурычларның берсе.
Кадерле әниләр, көндәлек хезмәтегез өчен һәм тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә! Үз балаларыгызга иң яхшы сыйфатларны салуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сезнең өчен рәхмәтләребезне белдергән иң җылы сүзләр яңгырасын, ә балалар үз казанышлары белән сөендерсеннәр, яратуларын һәм кайгыртуларын белдерсенәр.
Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы