Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең шәһәрдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?»

Интеллектуаль уен Лаеш техник-икътисад техникумы стадионының яшел чирәмлегендә барды.

Ике зур чатырда турнир кунаклары һәм жюри, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм яшьләрнең 8 командасы урнашты.

Уенны уздыру Виталий Куликов - «Абилимпикс-2019»да «Эшкуарлык» номинациясендә җиңүче  инициативасы белән мөмкин булды. Нәкъ менә төп приз – Президент гранты - Лаеш техникумын тәмамлаучыга Лаеш шәһәрендә шундый масштаблы чара оештырырга ярдәм итте.

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Виталийны туган көне белән котлады, энтузиазмы, иҗади якын килүе, булдыклылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Интеллектуаль турнир "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне интеллект һәм шәхес үсеше аша эшкә урнаштыру һәм карьераларын үстерү" республика социаль проектының икенче этабы кысаларында оештырылды. Проект Россия Федерациясе Президенты грантлары, Лаеш районы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри осталыгы милли чемпионатының региональ үзәге һәм «Игелекле Казан» фонды ярдәмендә кадрлар менеджменты Ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Уенның жюри составына күп кенә танылган шәхесләр, шул исәптән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова керде. Судьялар коллегиясе рәисе - аның интеллектуаль җиңүләре турында бөтен кеше дә белә торган кунак - Виктор Сиднев, Россиянең җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, ”Что? Где? Когда?” уены магистры.

Зур уенда катнашучылар командаларын Россиянең түбәндәге йолдызлы капитаннары жирәбә буенча үз канатлары астына алды:

Анатолий Вассерман - Совет, Украина һәм Россия журналисты, публицист, телетапшырулар алып баручы, сәяси консультант, күп тапкырлар интеллектуаль уеннарда катнашып җиңүче. Ул Лаешның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен интернат-мәктәбе укытучылары командасын җитәкләде;

Башка командалар белән «Своя игра» телетапшыруы магистрлары Ольга һәм Александр Успановлар, «Золотая дюжина»ның беренче циклы җиңүчесе (2014), «Золотая дюжина»ның 2 нче циклы җиңүчесе (2015), «Своя игра» телетапшыруы редакторы Александр Коробейников җитәкчелек итте.

Аларга илнең танылган кешеләре дә кушылды: Владимир Стогниенко – спорт комментаторы, Аркадий Либерман – политолог, “Своя игра”ның даими катнашучысы һәм җиңүчесе, Борис Реутов – “Что? Где? Когда?” буенча Идел буе лигасы турниры җиңүчесе һәм "Своя игра" телепроекты катнашучысы.

Музыкаль паузаларда Айсылу, Ульяна һәм Даниэль Чижевскийлар, «Русская душа» ансамбле (Рождествено), Александр Анисимов, Полина Алешина һәм Альбина Латыйпова чыгыш ясады.

Интеллектуаль турнирның өч раундыннан соң Ольга Успанова җитәкчелегендәге җыелма команда өченче урынны алды, кечкенә ябалакка ия булды. Зур уенда икенче урынны Борис Реутов белән бергә катнашучылар яулады. Аларга уртача ябалак эләкте.

Интеллектуаль ярышларның төп призы - зур ябалак – җиңгән Ижевск командасына бирелде, аның капитаны функцияләрен Александр Коробейников үз өстенә алды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы техникум лаешта реклама