Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең көч бердәмлектә

​​​​​​​Район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Быел бәйрәм көн гади булмаган шартларда үтте. Узган гасырлардагы кебек безнең сугышчылар Туган илне яклап сугыша, ә тылда калганнар барысы бергәләп аларга ярдәм итә. Шуңа күрә мобилизацияләнүчеләргә, аларның гаиләләренә, шулай ук ДНР һәм ЛНРда яшәүчеләргә  гуманитар ярдәм күрсәтү соңгы вакытта гадәти чарага әйләнде. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр азык-төлек һәм җылы киемнәр алып килделәр, алар соңрак билгеләнеш буенча озатылачаклар.

Бәйрәмне “Рябинушка” үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән “Орнаменты” шоуы ачты. Сәхнәгә Россиядә яшәүче күп милләт вәкилләрен – рус, татар, Кавказ халыклары һәм башкаларны күрсәткән яшь биючеләр чыкты. Аларның барысы, нинди дин тотуга һәм милләткә бәйсез төстә, безнең илебездә яшәүчеләрнең бердәмлеген күрсәтеп кулга-кул тотышканнар.

Бәйрәм концертын Светлана Арсютова алып барды, ул Халыклар бердәмлеге көненең әһәмиятен искә алды. 410 ел элек безнең бабаларыбыз берләшкәннәр һәм безнең Туган илебез бәйсезлеге өчен интервентларга каршы көрәшкәннәр. Ул вакытлардан бирле Россия  читтән янаулар белән бер генә очрашмаган, әмма һәр юлы безнең ватандашларыбыз дошман һөҗүмен кире кага алдылар.

Тамашачылар алкышлары астында сәхнәгә барыбыз яраткан артистлар чыга башлады. Кайсы номерның хәтердә калуын әйтү кыен. Бу кичтә һәр башкаручы үз талантын күрсәтте. Мәсәлән, Юлия Плескач, “Кукушка” җырын үзәкләргә үтә торган итеп башкарды, Полина Гагаринадан бер дә ким түгел. Ә Ринат Хәйруллин Россия флагы белән биеп акробатика могҗизалары күрсәтте. Полина Галкина “Зөләйха күзләрен ача” сериалында яңгыраган “Ай, былбылым” җырын башкарды. Елена Шәйхаттарова, Нәзир Сабиров, Александр Агеев, Алия Чернова, Фидаил Вәлиуллин һәм башкалар чыгышлары да истә калырлык булды.

Концерт “Вперед, Россия” җыры белән тәмамланды. Ул халыклар бердәмлегенең мөһимлеген тагын бер кат раслады. Фәкать без бергә генә Туган ил иминлеге өчен хезмәт итеп авыр вакытларны җиңә алырбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең көч бердәмлектә