Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бизнес үсүнең яңа юлларын эзли

 ​​​​​​​Илдус Зарипов Олы Кабан авыл җирлеге эшмәкәрләренең бизнес проблемаларын һәм үсеш перспективаларын тикшерде.

Район башлыгын эшлекле визит барышында Олы Кабан авыл җирлеге башлыгы  Рәмис Илгамов һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Альберт Мясаутов озатып йөрде.

Илдус Фатыйховичның Олы Кабанга визиты Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ ФИЦ КАзНЦ) хуҗалыгында булудан башланды. Территория буйлап экскурсияне Рөстәм Низамов үткәрде. Институт авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе, биотехнологияләр, орлыкчылык һәм терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиедә 120 кеше эшли, җәйге чорда 150гә җитә. Сезонлы эшкә студентлар да җәлеп ителә. Рөстәм Мингазизович бу хуҗалыктан орлыкларны күрше төбәкләр дә сатып алу турында сөйләде. Бөртекле культуралар орлыклары запасы бар һәм институтта язгы чәчүгә әзерләр.

Кече Кабандагы логистик комплекста Илдус Зарипов бер юлы ике предприятиедә булды: “Евросклад-Казан” ЧҖҖ һәм “Даркат” ЧҖҖдә. Беренчесе төзелеш һәм логистик складларны арендага бирү белән шөгыльләнә, үзебезнең һәм халыкара компанияләр белән актив хезмәттәшлек итә.”Даркат” компаниясе җаваплы сак, йөкләр ташу, склад биналарын арендага бирү белән шөгыльләнә. Лаеш район башлыгы урында эшче киңәшмә үткәрде, анда предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. “Казан-Экспо” күргәзмә комплексында Илдус Зарипов күптән түгел ачылган “ФармМедПолис” җитештерү мәйданында булды. Монда кунакларны “ФармМедПолис”ның кластер үсеш департаменты директоры Рената Шәрипова каршылады. Ул делегациягә индивидуаль саклану чаралары җитештерү урынын күрсәтте һәм киләчәккә планнары турында сөйләде – 36 мең кв.м га кадәр киңәю һәм бер экосистемага берләшкән резидент-компанияләрне җәлеп итү.

Икътисади кыенлыкларга да карамастан, Лаеш районы бизнесменнары үсеш юлларын эзлиләр, чит ил әйберләрен алмаштыруда катнашалар һәм яңа сату базарына чыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бизнес үсүнең яңа юлларын эзли