Бүген Габишевта «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале тапшырылды
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел юбилей медале булдырылды.

Фото авторы Александр Воржецов.
Медаль Бөек Ватан сугышында фронтларда сугышкан, тылда эшләгән, армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, фашист концлагерьлары шартларында, блокадада һәм ачлыкта исән калган, ләкин җиңүгә ышанычын югалтмаган кешеләрнең истәлеген гәүдәләндерә.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале блокададагы Ленинградта яшәгән Валентина Александровна Дуреевага, тыл хезмәтчәннәре Зоя Андреевна Пономаревага, Рауза Минһаҗи кызы Мөхетдиновага, Михаил Дмитриевич Архиреевка, Екатерина Семеновна Сверчковага, Екатерина Ивановна Фадеевага тапшырылды.

Алар бүләкне күз яшьләре белән кабул иттеләр — игътибардан шулкадәр тәэсирләнделәр:

— Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт, — диделәр тыл хезмәтчәннәре, бүләкне кабул итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев