Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районында Белем көне кунагы булды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе «Инноватика» күппрофильле лицее укучыларын уку елы башлану белән котлады.
Усадта яңа белем бирү учреждениесе нибары җиде ай эчендә төзелде. Бүген аның ишекләре төрле сыйныфлардан 1100 укучыга ачылды, шуларның 232се беренче сыйныфка барачак. «Инноватика» да беренче линейкада Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкил — ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев булды.
— Татарстан Республикасында яңа уку елына сигез яңа мәктәп төзелде. Аларның һәркайсын төзүгә зур хезмәт салынган. Лицейның барлык педагоглар белән комплектлануына мин бик шат. Хәтта катлаулы чорларда да республикада социаль әһәмияткә ия объектларны төзү темплары кимеми, — диде Фәрит Хәйрулла улы.
Фәрит Габделганиев Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. Анда Татарстанда белем бирү — илдә иң яхшыларның берсе, диелгән иде. Бу безнең педагогларыбызның — мәктәп укытучыларының, урта һөнәри һәм югары уку йортлары укытучыларының, мәктәпкәчә оешмалар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең төп казанышы. Республикада 80 меңгә якын акыллы остаз белемнәрен тапшырып кына калмыйча, Россиянең лаеклы гражданнарын да тәрбияли.
-Безнең район өчен ике яңа мәктәп ачылу — тарихи вакыйга, — диде Илдус Фатыйх улы. — Усадта бик яхшы һәм барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган лицей төзелде. Биредә уңышлы карьерага нигез салу өчен иң заманча технологияләр укытылачак. Балалар сыйфатлы белем ала һәм илнең иң яхшы югары уку йортларына укырга керергә әзерләнә алачак. Укучыларга яхшы укуларын, тырышып эшләүләрен, барлык фәннәрне өйрәнүләрен һәм тиешле белем алуларын телим.
Район башлыгы шулай ук төзелеш компаниясенең баш инженерын да эшне бик яхшы башкарганы өчен бүләкләде. Ә лицей директоры Наталья Булатова хәбәр иткәнчә, бүген икеләтә бәйрәм — Белем көне генә түгел, ә лицейның туган көне дә. Шуның хөрмәтенә беренче тапкыр уку йортының гимны яңгырады, ә күккә ак күгәрченнәр очырылды.
«Инноватика» да беренче шалтырату хокукын унынчы сыйныф укучысы Алихан Фәйзиев һәм беренче сыйныф укучысы Арина Субханкулова алды. Әмма оештыручылар сюрприз әзерләгәннәр: кыңгырауларны барлык укучылар, укытучылар һәм хөрмәтле кунаклар алды. Йөзләгән кыңгырау тавышы астында яңа уку елы башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев