Әфган сугышы геройларын хәтерлибез һәм хөрмәтлибез
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуның 33 еллыгы уңаеннан митинг беренче мәртәбә “Кара лаләләр” акциясеннән башланды.
Ун елга сузылган ул сугышның кайтавазы буыннан буынга күчеп кешеләр хәтерендә сакланыр.
Лаешның Җиңү паркында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына яшь армиячеләр, Лаеш техникумы студентлары – “Форпост” отрядында катнашучылар, №1 гимназия, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәп укучылары, көч структуралары вәкилләре һәм районда яшәүчеләр җыелды. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Лаеш районының Әфган ветераннары советы рәисе Сергей Косырев белән бергә килделәр.
Әфган сугышы вакытында һәлак булганнарның җәсәден (“йөк – 200”) алып кайтучы АН-12 хәрби-транспорт самолетын СССРда рәсми булмаган төстә “Кара лалә” дип атыйлар. Шул сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне дә шулай дип йөртәләр. Шуңа күрә кара лалә ул фаҗигале вакыйгалар символы булып тора.
Тормышлары Әфган җирендә өзелгән,Туган илгә “200-йөк” булып кайткан солдатлар һәм офицерлар истәлегенә 2022 елның 15 февралендә районда беренче мәртәбә “Кара лалә” акциясе үткәрелде. Мәктәп балалары кулы белән кара кәгазьдән ясалган бу чәчәкләр кызыл байрак өстенә куелды һәм район халкы күңелендә мәңгелек хәтер символы , батырлык һәм туган илне чиксез ярату символына әйләнде.
Митингны Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев ачты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырагач җыелучыларга район башлыгы Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте.
-Безнең Лаеш районыннан әфган сугышы аша 100дән артык солдат һәм офицер узды. Күрсәткән батырлыклары өчен 18 интернационалист сугышчы хөкүмәт бүләкләренә лаек булды: җидесе орден (шуның икесе – үлгәннән соң), 11е медаль алды. Бу сугышта безнең якташларыбызның да гомерләре өзелде: Кузнецов Сергей Михайлович, Вәлиев Тәлгать Фәргать улы, Вафин Дамир Миңнулла улы, Билалов Илфар Низам улы, Кургузкин Владимир Александрович, Варламов Николай Иванович.
Һәлак булган интернационалист сугышчыларны митингта катнашучылар бер минут тын калып искә алдылар.
Митингта районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм запастагы подполковник, спецназ офицеры, әфган сугышында катнашкан Василий Нохратский чыгыш ясады.
Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә яшь армиячеләр чәчәкле кәрҗин куйдылар. Район җитәкчеләре, бүгенге көндә исән-сау булган әфган сугышы ветераннары кулларындагы кызыл канәфер чәчәкләре дан монументы төбендә урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев