Геройлар янәшәдә яши
Совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы бәяләп бетергесез.
Шунлыктан яшь буынның сугыш ветераннары белән очрашулары бик кадерле.
Лаеш районы тарихында беренче тапкыр «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы (ХПК) әгъзаларының Лаеш районы Рогозино авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинградны саклаучы, Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Клетневның тормышы белән бәйле урыннар буенча марш-бросогы узды. Ул 1924 елда туган һәм 17 яшьлек малай килеш сугышка киткән. Озын гомер юлы уза, гомер буена үз Ватанына һәм десант эшенә тугры кала. Павел Кузьмич үз тәҗрибәсен Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә эшләп килүче «Яшь десантчы» ХПК балаларына тапшыра.
Очрашу «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Тәлгать Камалиев инициативасы белән оештырылды. Чараны үткәрүгә Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов зур өлеш кертте.
Ул Чирпыда башланды, анда сугышчан дан геройларына куелган һәйкәл янында узган митингта Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәттеләр. Аннан соң Чирпы мисалында Лаеш районының Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихы белән таныштылар. Павел Клетневның туган ягы Рогозино авылына марш-бросок балаларда зур тәэсир калдырды. Десантчы әтисе каберен күрсәтте һәм үз тормышы турында сөйләде. Марш-бросокның соңгы ноктасы Имәнкискәдә булды, анда кунакларны җирле музейда көтәләр иде инде.
Яшь кадетлар һәм аларның әти-әниләре мондый әһәмиятле чарада катнашканнарга рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев