Җиңү паркында һәлак булганнарны искә алдылар
Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митингта Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
22 июнь – безнең илебез тарихында гына үзенчәлекле көн түгел. Ул җирдәге барлык кешеләргә явызлыкны явызлык белән юк итәргә ярамавын, бернинди максатларның да кеше корбаннарын акламавын искәртә. Гомер - ул иң кыйммәтле бүләк һәм аны тартып алырга беркемнең дә хокукы юк.
Хәтер һәм матәм көнендә без Бөек Ватан сугышы елларында тынычлык, җиребез, Ватаныбыз хакына фашист илбасарларына каршы көрәшкән кешеләрне искә алабыз. Аларның тормышларын канкойгыч сугыш алып китте, әмма Җиңү хакына башын салган геройларның батырлыгы беркайчан да онытылмас.
Безне фашизмнан коткарып, яклаган һәм төрле илләрнең халыкларына тынычлык алып килгән кешеләр турында рәхмәтле хәтеребезне без мәңге сакларбыз. Җирдә балалар көлүе тавышларының бәхетле яңгыравы өчен безнең геройлар мөмкин булганның барысын да эшләделәр. Бүген безнең герой-якташларыбызның оныкчыклары алардан Ватанга тугрылыкка һәм ныклыкка өйрәнәләр. Безнең йөрәкләрдә Җиңү яктысы һәм Мәңгелек хәтер уты беркайчан сүнмәс.
Планетабыз өстендә тыныч күгебез өчен гомерләрен биргән сугышчыларны искә алырга Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, район хәрби комиссары Александр Афанасьев, Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин һәм көч структуралары җитәкчеләре килде.
Район җитәкчелеге, оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Җиңү өчен коелган кан тамчысы буларак, ал канәферләр мемориалны уратып алды.
Ә кичен Җиңү паркында «Хәтер шәме» кабыздылар. Ветераннарга рәхмәт йөзеннән, аларның батырлыклары, кыюлыклары, фидакарьлекләре һәм Ватанга мәхәббәтләре өчен мемориаль дивар янында шәһәр халкы 22 санын барлыкка китереп шәмнәр кабызды.
Бу шәмнәр Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, сугыш кырларыннан кайтмаган, фашистлар тоткынлыгында үлеп калган, ачлыктан һәлак булган кешеләр истәлегенә янды.
Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла алды. Шәм кабызып, аны тәрәзә янына кую да җитә иде.
Без үз илебез геройларын хөрмәт иткәндә, үткәннәрнең тарихын хәтерләгәндә - безнең бәхетле киләчәгебез бар.
Фото: Александр Воржецов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев