Якташларыбызны махсус операциягә бар районыбыз белән озаттык
2022 елның 27 сентябрендә иртәнге 8дән Лаеш районы гражданнарын өлешчә мобилизациягә җыю пункты ачылды.
Автор фотосы
Лаеш техникумы бинасында чакыру яшендәге беренче (35 яшькәчә) һәм икенче (45 яшькәчә) разряд, хәрби исәптә запаста торган һәм повестка алган ир-егетләрне озатуга документлар яздылар. Кайберләре үзләре теләп килгән.
Пунктка керү урынында мобилизацияләнүчеләр документлар тутырдылар, кирәк булса медицина тикшерү үттеләр. Куелган бурычларны үтәүгә озатылганчы аларга хәрби көн тәртибен искә төшерергә һәм корал белән эш итү күнекмәсен яңартырга кирәк. Барлык өйрәнүләр Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк командалыгы училищесы полигонында үтәчәк.
Ир-егетләр кирәкле тәртипне тыныч һәм сабыр сакладылар. Алар пунктка күрсәтелгән вакытка иң кирәкле әйберләре белән килделәр. Сүз дә юк, күпмедер вакытка гаиләләр терәксез кала. Алар кадерле кешеләрен – улларын, ирләрен, абыйларын, энеләре озаталар. Гашыйклар кочаклашып торалар Әтиләр балаларын кочаклыйлар. Яраткан кешеләрен тиздән очрашуга өмет итеп җибәрәләр. Бүген Лаештан китүче ир-егетләр менә шуны беләләр: әгәр алар булмаса, кемнәр?
Алар үз гаиләләрен һәм Туган илне сакларга әзерләр, кыен чакта күршеләргә – ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре гражданнарына ярдәмгә килергә әзерләр, алары тормышларын куркыныч астына куеп Россия составына керү турындагы референдумда катнашу хокукыннан файдаландылар.
Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев озату сүзе белән чыкты. Ул солдатларга махсус хәрби операциядә бурычларны уңышлы үтәүләрен теләде.
-Гражданнар, Лаеш районында яшәүче хөрмәтле кешеләр! Россия өчен гади булмаган вакытта бүген җиңел булмаган карар кабул итүчеләргә рәхмәт әйтәм. Хәзер запаста булган беренче һәм икенче яшь разряд категориясенә кергәннәргә мөрәҗәгать итәсем килә. Повестка көтмәгез, хәрби комиссариатка килегез һәм бүген үзегезнең хәрби белгечлегегезгә сорау булу-булмавын белешегез. Безнең җирне, безнең Россияне саклау – бу һәр ир-егетнең бурычы һәм вазифасы. Безнең балаларыбыз монда үсәләр һәм укыйлар, безнең гаиләләрбез, әниләребез, әтиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, абыйларыбыз, энеләребез монда яши, Минем китүчеләрнең күзләренә карап сезне көткән туганнарыгыз янына кайту ышанычым күрәсем килә.
Мобилизацияләнүчеләрне озатуда иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм дин әһелләре катнашты. Лаеш районы дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) барлык егетләргә сәламәтлек һәм тиз арада сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләде.
Зөфәр хәзрәт Туган илне саклаучыларга хәрби бердәмлек һәм нык сәламәтлек теләде.
-Без гади булмаган вакытта яшибез. Нәкъ менә шундый чакта ир-егетләр батырларга әйләнәләр, аларның намуслылыклары, каһарманлыклары күренә.
Озату алдыннан китүчеләрнең кәефләре уңай иде. Кайбер егетләр Туган илне саклауны үзләренең бурычлары дип санаулары хакында әйттеләр. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яшәүче Азамат Гатин сүзләрендә үзләренең якыннары турында кайгырту сизелде.
-Без бурычларны үтәгәч туган җиребезгә әйләнеп кайтачакбыз. Иң мөһиме, монда сезнең барысы яхшы һәм тыныч булсын, безнең гаиләләребез исән-имин яшәсен.
Яхшы теләкләр күп яңгырады, һәм аларның һәрберсе мондый сүләр белән тәмамланды “ Тиздән исән-сау әйләнеп кайтыгыз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев