Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илдус Зарипов мобилизацияләнүчеләр белән очрашты

Бу егетләр Лаеш районыннан хәрби әзерлеккә киттеләр. Алар өчен “Туган ил” төшенчәсе –гади сүзтезмә генә түгел.

Автор фотосы

Хәрби хезмәткәрләр көн саен хәрби частьта әзерлек үтәләр. Алар үзләре турында күп сөйләмиләр. Аз сүзле булу – хәрби хезмәткәрләрнең яхшы сыйфатларының берсе. Әмма шулай да егетләр хәлләренең яхшы булуын әйттеләр. Сугышчылар хәрби әзерлекне элиталы гаскәрләрдә үтәләр. Тренировкалар һәм күнегеүләр графигы тыгыз.

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылучылар тәмле ашатуларын әйтеп киттеләр, ә кайберләренең хәтта авырлыклары да арткан. Элиталы гаскәр солдатларының кәефләре күтәренке, үзләрен яхшы хис итәләр, сугышчан рухлары бар һәм үз уңышлары турында сөйлиләр: “Безне көн саен атарга, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, кул сугышына өйрәтәләр. Сроклы хезмәт вакытыннан таныш булган күнекмәләрне искә төшерү һәм ныгыту мөмкинлеге бар”.

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов хәрби хезмәткәрләр белән очрашты Ул мобилизацияләнүчеләр өчен иң мөһим һәм көн үзәгендә булган темаларны кузгатты. Күпләренең өйләрендә гаиләләре, әниләре, хатыннары калды. Илдус Фатыйхович өлешчә мобилизация буенча чакырылганнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

-Лаеш район Советы көн саен куелган бурычларны үти, - диде ул. -  Көн тәртибендә барлык юнәлешләр буенча ярдәм итү: бу балалар бакчаларына чират, тиеш булган түләүләрне эшләү, гуманитар ярдәм. Һәр очракны тикшерәбез, өлешчә мобилизация кагылган гаиләләргә булышабыз.

Лаеш район башлыгы ярдәм күрсәтүдә битараф булмаган кешеләр һәм район эшмәкәрләре катнашуын өстәде. Соцаль-көнкүреш мәсьәләләре урыннарда авыл җирлекләре, хәрби комиссариат һәм социаль яклау бүлеге белән хәл ителә.

Өлешчә мобилизация буенча чакырылганнарның берсе “Лаеш Арена” бозында Илдус Зарипов белән хоккей уйнавын искә алды. Ул хоккейда иптәшләрчә матч оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

-Сез кайтыгыз гына. Җыелырбыз дә уйнарбыз, - Илдус Фатыйхович кызыклы тәкъдимнән баш тартмады.

Район җитәкчелеге кичәге гражданлык белгечлекләре эшчәннәренең патриотизмын хуплый. Район башлыгы беренче кирәк булган әйберләр салынган рюкзакларны тапшырды. Анда медикаментлар, азык-төлек, шулай ук кием-салым (плащ, термокием, жилет) бар. Егетләр бу ярдәмне рәхмәт әйтеп алдылар һәм үзләренең якыннарына игътибар күрсәтүләре өчен дә рәхмәт белдерделәр.

 - Безне һәм безнең туганнарны игътибарда тотуыгыз өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткәрләрнең берсе рәхмәт хисе белән. – Әниләр көнендә әниләребезгә бүләк иткән тортларыгыз өчен аерым рәхмәт.

Лаеш хәрби комиссары урынбасары майор Алексей Майоров һәр солдатның кулын кысты. Сабыр гына, сүзсез генә хәрби хезмәткәрләргә хас булган кыяфәт белән һәм елмаеп алар түземлек, уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илдус Зарипов мобилизацияләнүчеләр белән очрашты